Не спеши влюбляться. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №225030300850
Ярату рөхсәт сорамый,
Көтмәгәндә килеп җитә.
Аяз көнне күк күкрәгәндәй,
Кинәт җанны әсир итә.
Бер күрүдә гашыйк булу –
Аңлатып булмый моны.
Нәкъ йөрәкнең үзәгенә
Төзәп атканнар укны.
Купидон шаярырга ярата,
Аптырап, каушап калма.
Баш белән чоңгылга да
Ташланырга ашыкма.
Тышкы матур кыяфәт
Гадәттә ялган була.
Хисләр белән алдандыра да,
Азак газапка сала.
Вакыт – иң яхшы ысул,
Ул барсын тәртипкә сала.
Акылыңнан җавап килер,
Ә әлегә йөрәгеңне тыңла.
Гузель Идрисова 03.03.2025 12:06 Заявить о нарушении