Что хочет душа? Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №225040100425
Тере чәчәк бүләк итмә,
Шатлыгы бер көн генә.
Әйт миңа матур сүзеңне,
Хәтердә булыр гел генә.
Өзмә нәфис гөлкәйне,
Үссен, ямь биреп җиргә.
Синең назлы карашыңны
Алмаштырмам бернигә.
Мин синең бердәнберең,
Ә син минем бердәнберем.
Ике ярты – бер бөтен без,
Канәгать нечкә күңелем .
Гузель Идрисова 01.04.2025 08:13 Заявить о нарушении