Миру - мир! Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Тынычлык

Үтәр бик күп еллар,
Кайгылар артта калыр.
Ниһаять, барча галәм
Җиңел итеп сулыш алыр.

Килер ул берәй заман
Тынычлык җир шарына.
Беркем теләмәс сугышырга,
Булыр шатлыклар гына.

Капма – каршылыклар бетәр,
Туар матур таңнар.
Бер юнәлештә булыр
Изгелек тулы карашлар.

Уйлар булыр уртак, саф,
Дуслашып яшәр илләр.
Аяз күктә, рәхәтләнеп,
Очар ак күгәрченнәр.

Күз алдына китерүе
Кыен, ләкин ышан.
Акыллы мәкаль бар бит,
Беркайчан дип әйтмә беркайчан.

Барысы үзебездән тора,
Кешеләр, ашыгыйк үзгәрергә.
Беренче адымны ясыйк,
Кулга кул тотынып, бергә.

Килер ул якты көн,
Бәхетле итәр дөнья халкын.
Тик, соңга калмыйк, дуслар,
Коткарырга җир шарын.

Гузель Идрисова   12.05.2025 11:42     Заявить о нарушении