Игрушечная лошадка. Стихи для детей на татарском я

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Уенчык ат

Минем аткаем бар,
Ул мине сокландыра.
Акыллы, тыңлаучан,
Янымда басып тора.

Печенье белән сыйлыйм,
Җәлләмим кәнфитемне.
Тәүдә аңа эчерәм
Үземә ясалган чәйне.

Атымны бик яратам,
Кочаклап кына торам.
Матур, яхшы дусымны
Бернигә алмаштырмам.

Гузель Идрисова   13.05.2025 11:50     Заявить о нарушении