Лягушачий концерт. Стихи для детей на татарском яз

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Бака концерты

Бака концертына бардым
Әти, әнием белән.
Бакалар да матур итеп,
Җырлый беләләр икән.

Язгы кояш кыздыра,
Саф һава, рәхәт.
Яр буенда утырабыз,
Беренче урын, беренче рәт.

Сәхнәгә якын утыргач,
Бар да яхшы күренә.
Яшел күлмәкле солист
Башын калкытты әнә.

Җырын башлап җибәрде,
Башкалар да кушылды.
Әй, күңелле шундый,
Тирә – як моңга тулды.

Искиткеч концерт күрдек,
Артистларга рәхмәт.
Баш ияргә чыкмадылар,
Оялганнар инде, үәт!

Өстемдә матур күлмәк,
Зур бант чәчемдә.
Каян кайттың дисезме,
Сер түгел бер дә.

Гузель Идрисова   15.05.2025 11:15     Заявить о нарушении