Детская лопатка. Стихи для детей на татарском язык

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Бәләкәй көрәк

Бүген дусыма әтисе
Сатып алды бүләк.
Бәләкәй генә саплы
Яшел уенчык көрәк.

Янында басып торам,
Дусым җир казый.
Кечкәйләр йөгереп килде,
Бар да кызыгып, карый.

Көрәк җайлап кына
Җиргә кереп югала.
Азырак селкетеп куйгач,
Җирне актарып ала.

Әй, тотып карасы килә
Шушы шәп уенчыкны.
Тезелеп бастык тизрәк,
Саклап озын чиратны.

Рәхәтләнеп уйнадык,
Туйганчы җир казып.
Үзең теләп эшләсәң,
Үәт, була икән кызык.

Гузель Идрисова   16.05.2025 11:25     Заявить о нарушении