Сонламыйкчы уйланырга
Олы юлга карап
Иске бер ой тора серэеп.
Тубэлэре кыеш, тэрэзэлэр ватык,
Бурэнэлэр беткэн муртаеп.
Коймалары инде куптэн авып
Юкка чыккан, череп могаен.
Алмагачлар берэм-берэм корып
Ташлап киткэн Бэхет тугаен...
Ялгыз калган шушы бер йорт кына
Ятим калган зур бер авылдан
Эллэ шахит, эллэ котэ хаман
Яшьлек кайтыр диеп янадан...
Олы юлдан бэлки куренер дип
Куптэн чыгып киткэн балалар
Тозеклэнер авыл, Бэхет кайтыр
Тозэлер дип булган яралар...
Туй-мэжлеслэр анын хыялында,
Ой сагына бэби туйларын!
Ынгырашып сыкрый, тыя алмый
Сагыш тулы авыр уйларын.
Козге янгыр хаттэ сыкрап ява
Юаталмый шушы хислэрдэн
Куз яшьлэре булып агып тошэ
Тэрэзэлэр булган кузлэрдэн...
Ул Иске йорт эле хаман исэн,
Оянке дэ эле аумаган
Кичэ генэ кебек Хэтирэлэр -
Хэтер аны эле жуймаган...
Шуна курэ, ышаныгыз, сорыйм,
Мин тезлэнеп туган жиремэ
Кайтыгыз, дип, изге тамырларга!
Буыннарнын мангай тиренэ...
... Эгэр ауса котеп алалмыйча
Сонгы бу йорт тэмам картаеп,
Кайтыр юллар калмас нигезлэргэ!
Йорерсезме читтэ саргаеп?
Буын арты буын ата-бабам
Изге итеп нигез саклаган.
Ул йолалар нишлэп онытылды,
Без нишлэрбез, нигез калмагач?
... Тик хыялда гына бэби елый,
Шат, кунелле тэуге адымы...
Голчэчэкле, сыйга тулы табын,
Жырлы-монлы гомер агымы...
Э ялгыз йорт эле хаман котэ...
Шул оядан чыккан кошчыгын...
Омет белэн олы юлга багып...
Изге саклап Хэтер янчыгын...
Свидетельство о публикации №225051900079