Кайтты...
Куптэн тугел генэ салынган ор-яна асфальт юлдан ашыкмыйча гына барган затлы машинанын руль артында утырган инде 70не кырлап барган ир чал чэчлэрен эледэн эле сыпырып ала. Эллэ чэчен сыпыра, эллэ инде куз яшлэрен... Белмэссен... Чакрым саен якыная ара. Менэ, тагын бераздан офыкта авыл утлары да куренэ башлар. Тизрэк кайтасы иде дэ, шул ук вакытта авылга якынаю хисен озагырак кичерэсе дэ килэ. Ничэмэ ел инде кайтканы юк, ничэмэ ел “Менэ, шушы командировкадан кайтам да – мотлак авылдан урыйм!”, яисэ госпитальдэ чираттагы яраларын ялап ятканда “Менэ, бераз терелэм дэ – мотлак кайтып килэм!” дигэн уйлар ерактагы маяктай омет чаткылары кабызып гомере кыл остендэ чакта да тормыштан аермый тотып калды... Мэгнэсе бер... Уйлар да хэрчак шул ук, тик хэрвакыт мохимрэк сэбэплэр, бурыч, югарыдан бойрык – санап бетереп буламы аклану сэбэплэрен?
Туган авылнын урамнары буйлап утэсе иде. Элеккечэ, усмер чактагыча. Яшьтэшлэре, классташлары белэн бергэлэп, гармун тартып, жыр сузып... Энэ бит бар тирэ-яктан мон янгырый кебек – елнын сонгы конендэ ботен донья бэйрэм итэ. Иске елны озатып, янасын каршылый халык. Кай тарафка куз салма – шунда торле тостэге утлар жемелди, кайдадыр еракта фейерверк чаткылары чагылып кала. Авылнын узэк урамы кин итеп чистартылуга карамастан буш. Урам утлары яп-якты булып янып тора – э урамнар буш, беркем юк. Ботен кеше мэдэният йортындагы бал-маскарадка жыелгандыр инде курэсен...
Ин беренче эш итеп туган нигезне барып курергэ... Бу урамда нишлэптер багана утлары да янмый... Ботен тирэ якта карангылык хокем сорэ. Эллэ нинди сэер бушлык...
Булган башка ботен уйларны да каядыр читкэрэк этэреп, машинадан чыгып, ир алга атлый. Инде куптэн кеше аягы да басмаган тездэн кортне ярып, капка аша утэ. Хэр адым йорэген утэ телеп бар булган кочен тартып ала кебек. Кап-карангы донья, инде кыйшаеп барган ойнен караеп беткэн бурэнэлэре... Менэ урам якка монаеп карап торган кысык кына кузле тэрэзэлэр... Алар да сагыш белэн карап тора кебек... Карангылыкка буйсынып.
Кинэт, э бэлки кинэт тэ тугелдер, бэлки ;хэрчак шулай булгандыр – ботен тирэ-як нурга чума. Яп якты! Ул яктылык, инде тунып барган жанны жылытып, тэрэзэдэн агыла...
Тэрэзэ артында, кап ой уртасында, купшы итеп бизэлгэн тушэмгэ кадэр житкэн чышы. Тирэ-ягында кулга-кул тотынышып балалар эйлэн-бэйлэн уйный... Ак халат итэген; мамык тегеп ясалган гади генэ Кыш бабай киеменэ киенгн – бу аны; картатасы тугелме сон? Энэ, янэшэсендэ генэ этисе кыш бабайнын яшел капчыгын тотып тора... Гади капчык тугел ул – картатасынын сугыштан кайткандагы котомкасы! Чыр-чу килеп балалар йогерешэ. Тукта-тукта, энэ теге шук малай ул узе тугелме сон? Янэшэдэ апа-сенеллэре, энелэре. Эййе шул! Бу бит анын бала чагы! Инде онтылган да кебек, э кайчак узе белэн тугел, ботенлэй башка кеше белэн булган кебек тэ. Тик барыбер – анда бит... Тэрэзэ пыялалары артында – анын балачагы! Гомере буе йорэгенен ин турендэ йорткэн кадерле мизгеллэр! Менэ, балалар бер бер артлы чиратлап шигырь сойлилэр, жыр сузалар. Картатасы, кыш бабай капчыгыннан алып, аларга булэклэр бирэ. Ул вакытта мандарин, эстерхан чиклэвеге – шул яна ел бэйрэме вакытында гына курэ торган могжиза кебек ризык иде дэ инде... Э аннан инде кулга кул тотынышып, чыршы тирэли эйлэн-бэйлэн уныйлар. Кинэт узе дэ шул тугэрэктэ, туганнары арасында хасил була.
-Роберт, син кайда булдын болай бик озак? Без бит сине шулкадэр озелеп коттек!
Э ул, гаепледэй, башын аска ия. Кузлэреннэн энже бортеклэредэй тамчылар саркып чыга. Тамчылар тэгэрэп тошэлэр дэ, битенэ ябешеп, тунып калалар. Шулай бер-бер артлы.
...Икенче конне, инде кон кичкэ авышкач кына, урамнан очраклы утеп баручы эшлэп утырган машинага ихтибар итэ.
Полковникны; хэрэкэтсез гэудэсен куз яшлэре белэн стена бурэнэлэренэ тунып ябешкэн жирдэн бик озак кубара алмый изаланалар. Сон табалар шул аны. Артык сон.
27.03.23.
Свидетельство о публикации №225051900092