Правильное воспитание. Стихи для детей на татарско

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Дөрес тәрбия

Зурларны аңлауы кыен,
Катмарлы сөйләшәләр.
Әле мине зурайталар,
Әле кинәт кечерәйтәләр.

Клубка барасым килсә –
“Син бәләкәчсең әле,
Өйдә генә утыр,
Йөрергә өлгерерсең әле”.

Эш эшләргә булса –
“Хәзер зурсың инде,
Уйнап кына яшәргә
Яшең узган инде!”.

Еллар үткәч аңлашылды,
Тәрбия дөрес булган.
Эшләп үссәң генә
Уңган буласың икән.

Гузель Идрисова   20.05.2025 11:41     Заявить о нарушении