Вперёд, только вперёд! Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №225052100793
Атлый алмасам да атлыйм,
Тора алмасам да торам.
Ерак китеп булмаса,
Күңелем белән очам.
Авырлыкларны җиңеп,
Барыбер барам алга,
Юк, туктатмагыз мине,
Корыч шулай чыныга.
Карамыйм артка таба,
Хәтерлим тик якшыны.
Хыялым тормышка ашса,
Уйлап табам яңаны.
Гомер дигән мәктәпнең
Тырыш укучысымын күптән.
Һәрчак яратып мине
Ходай күзәтә күктән.
Алга, матурым, алга,
Атла, өметләнеп, алга.
Егылсаң, янә күтәрел,
Бирешмә сынауларга.
Гузель Идрисова 21.05.2025 11:49 Заявить о нарушении