Белая ворона. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №225052600789
Каргалар арасында
Куркма ак карга булырга.
Димәк, кызыклы шәхессең,
Син - урнәк башкаларга.
Пыскып яткан учактай,
Сүнергә уйлама бер дә.
Янып, гөрләтеп яшә,
Йолдыздай балкы җирдә.
Мөмкинлекләр чикләнмәгән,
Ачык ерак офыклар.
Мәгънәле булсын тормышың,
Максатта энергия бар.
Гузель Идрисова 26.05.2025 12:10 Заявить о нарушении