Полюби себя. Шуточные стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №225052700861
Тавык үзен яратмый:
“Томшык бәләкәй генә,
Тәпиләр кыска,
Каурый сирәк кенә.
Баш зур түгел,
Муен да күренми.
Төс, кыяфәт
Күңелгә хуш килми.
Исем буенча кош,
Берничек очып булмый.
Әйе, күкәй салам инде,
Ә кем аны салмый?”.
Бер попугайны күреп,
Тавыкның ушы киткән:
“Әтәчтән матурырак
Кош та бар икән!”.
“Сәлам, чибәркәй!”,
Попугай һаваны яңгыратты.
Көтелмәгән комплименттан
Тавык аңын югалтты.
Гузель Идрисова 27.05.2025 11:55 Заявить о нарушении