Самовар. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №225052800810
Элек табын ямьләп,
Өстәлнең иң түрендә
Җиз самавыр утырган,
Һәркемнең ул исендә.
Самавырның кәефе шәп,
Җыр көйли үз эченнән.
Йөзе ялтырап тора,
Үзеңне күрәсең көзгедән.
Гаилә бергә җыела,
Самавыр шулай өйрәтә.
Рәхәтләнеп, сөйләшеп,
Бар туганнар ял итә.
Чәе искиткеч тәмле,
Пар өскә күтәрелә.
Ничә чынаяк буладыр,
Чәе күпләп эчелә.
Самавыр кайнатыр өчен,
Кирәк көч салырга.
Ләззәт аласың килсә,
Мөмкин инде тырышырга.
Бу кадерле хазина
Күчкән буыннан буынга.
Саклап тотканнар,
Якты истәлек булганга.
Гузель Идрисова 28.05.2025 12:07 Заявить о нарушении