Дуслык жебе озелмэсен. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Дуслык җебе өзелмәсен

Җиләк кызарып пешсә,
Бик матур була икән.
Ак чәчкәнең барысы да
Җимешле булмый икән.

Җир җиләге өлгергән,
Тәлгәшләре иелгән.
Күп дусларның арасында
Якыны берәү икән.

Җир җиләге вак кына,
Тиз генә тулмый чиләк.
Чын дуслыкны сакларга да,
Олы түземлек кирәк.

Җиләк мизгеле үтә,
Азактан сагындыра.
Дуслык гомерлек булсын,
Суынмасын ике ара.

Гузель Идрисова   30.05.2025 11:46     Заявить о нарушении