Браво, изобретатель! Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Уйлап чыгаручыга рәхмәт!

Бүген барыбыз да әйләндек
Шәп фотографка.
Һәр адымны төшерәбез,
Куеп дөрес ракурска.

Шатланып, карыйбыз
Матур фоторәсемне.
Аптырата, сокландыра
Бу мөгҗизә һәркемне.

Гаиләдә саклана торган
Иң кыйммәтле әйбер бар.
Ул – фоторәсемнәр,
Кадерле истәлек алар.

Фотоаппарат, фоторәсем,
Нинди матур сүзләр.
Аның үз тарихы бар,
Кызыксыныр күпләр.

Җиһан белән таныштык,
Күпме вакыйга күрелде.
Фото булмаса, тормышта
Бушлык булыр иде.

Искиткеч башлы кешеләр
Дөньяга килә кайчак.
Нәрсәдер уйлап чыгарып,
Файда китерүчеләр байтак.

Ике гасыр үткән
Гаҗәп ачышка, беләбез.
Француз Жозеф Нисефор,
Алдыңда баш иябез.

Гузель Идрисова   03.06.2025 11:25     Заявить о нарушении