Сделай себя сам. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №225060400611
Зур елга башлана
Кечкенә чишмәдән.
Ярына су тутыра да,
Агып китә тиздән.
Дәртләнеп, алга омтыла,
Аны бит диңгез көтә.
Менә кайда киңлек,
Иркенлек һәм гайрәт тә.
Нәкъ шулай, кеше дә,
Үзен үзе ясый.
Кемдер утырып тора,
Ә кемдер биеклек яулый.
Сокландыра булдыклы,
Уңган, тырыш кешеләр.
Үрнәк аласы килә,
Алар – чын шәхесләр.
Матур яшисең килсә,
Кирәк күп көч салырга.
Яткан таш астына
Су да теләми агырга.
Гузель Идрисова 04.06.2025 10:33 Заявить о нарушении