Дельфин. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Дельфин

Үзе шуны беләме икән,
Дельфин матур бигрәк.
Күзләре җитди, акыллы,
Андыйлар бит сирәк.

Рәхәтләнә суда йөзеп,
Гашыйк зәңгәр диңгезгә.
Туган ягын ярата,
Алмаштырмас бернигә.

Биеккә сикереп уйный,
Дулкын белән ярыша.
Бик яхшы артист,
Күрсәтә белә тамаша.

Суга батучыны күрсә,
Ул ярдәмгә ашыга.
Хәлсезләнгән кешене
Чыгарып куя ярга.

Дельфин уйлый ала,
Димәк, кешегә охшаган.
Изгелекләр ясый белә,
Калдырып безне хайран.

Искиткеч җан иясе,
Лаек зур ихтирамга.
Диңгез чиста булсын,
Чүпләр ташламыйк суга.

Гузель Идрисова   05.06.2025 10:46     Заявить о нарушении