Душа поёт. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Җырчы күңел

Бик авыр чакларыңда
Җырла, акрын гына.
Яшең тамса, туктатма,
Күңел шулай тынычлана.

Ургылып, чыксыннар,
Тыйма хисләреңне дә.
Җыр бит терелтә,
Яшәтә һәм яшәртә дә.

Кайдан килә бу моң,
Ник туктатып булмый.
Рәхәт, җиңел, чөнки
Күңел үзе җырлый.

Бәхет үзеңне мендерсә,
Күкнең җиденче катына,
Җырчы күңелне онытма,
Тагын җырлар ул сиңа.

Шат елмаеп, биерсең,
Бик матур көйгә.
Кушылып җырласың килер
Күңелең белән бергә.

Көй тылсымлы була,
Күңелдән чыкса гына.
Йөрәккә үтеп керә,
Хәтта сандугач тына.

Иң зур бүләкне
Биргән Ходай кешегә,
Әлдә җыр бар әле,
Көн дә бәйрәм күңелгә.

Гузель Идрисова   06.06.2025 11:11     Заявить о нарушении