Ты не одинок. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №225060900694
Тормыш аяусыз, ул
Гел баштан сыйпап,
Иркәләп, назлап кына
Яшәтми шул, харап.
Оҗмах түренә үткәнче,
Кирәк байтак тырышырга.
Авырлыклар, сынаулар –
Ничек чыдап торырга?
Әйтүе генә рәхәт:
“Көрәш, җиңеп чык!”.
Ә кайдан көч алырга,
Җавап юк, тынлык.
Түзә белгән кешеләргә
Күктән ярдәм килә.
Бары тик Ходай үзе
Хәлне җиңеләйтә белә.
Кояшны болыт капласа,
Төшенкелеккә бирелмә күңел.
Бар да әйбәт булыр,
Елмай, син ялгыз түгел!
Гузель Идрисова 09.06.2025 11:03 Заявить о нарушении