Знай себе цену. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Үз бәяңне бел

Ишекнең үз фикере юк,
Кирәк булса, ачалар.
Ачулары килсә, аны
Хәтта тибеп, ябалар.

Ишеккә башкалар хуҗа,
Ни телиләр, шуны эшлиләр.
Ишек, мескен, түзә инде,
Аны бит җәлләмиләр.

Зур чыдамлыкның да,
Берәй заман бетә хәле.
Ишек килеп төште,
Кинәт ычкынды элмәге.

Халык аптырашта калды,
Ах, хәзер ничек яшәргә,
Ишексез булмый бит,
Кирәк тизрәк төзәтергә!

Хәзер ишек кадерле,
Шакылдап акрын гына,
Рөхсәт сорыйлар, кергәндә,
Ябалар сак кына.

Мәсәлнең нәтиҗәсе шул,
Бәяңне яхшы бел,
Ирек куйма кимсетүгә,
Хөрмәт итсеннәр гел.

Гузель Идрисова   12.06.2025 10:59     Заявить о нарушении