Деревенский хлеб. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №225061600619
Ипи ашап үстек,
Ипи көч бирде.
Ипидән кадерлерәк
Ризык юк иде.
Уен кызган чакта
Ашыйсы килсә кинәт,
Йөгереп кайтабыз өйгә,
Анда ипи көтә, үәт!
Зур телем эләктереп,
Янә ашыгабыз уенга.
Уен көтеп тормый,
Аны ярамый туктарырга.
Ипи, ипикәй, икмәк,
Эх, шундый тәмле!
Безне шатландырасың,
Рәхмәт сиңа, яме.
Гузель Идрисова 16.06.2025 10:52 Заявить о нарушении