Печь. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №225061700723
Элек авыл өендә
Патшадай, мич утырган.
Мөһимлеге югары бит,
Ансыз яшәп булмаган.
Салынган ул кирпечтән,
Агартылган акбур белән.
Мич остасы гына
Төзү серләрен белгән.
Мөгҗизәләрне ак мич
Бер – бер артлы күрсәткән.
Тәүдә өйне җылыткан,
Аннары ипи пешергән.
Юеш киемне киптергән,
Аш пешергән чүлмәктә.
Мич башына яткызып,
Дәвалаган хәтта.
Мичкә һәр кеше
Ихтирам белән караган.
Ә хәзер музейда тора,
Түрдән урын алган.
Ул – безнең тарих,
Үтеп киткән заман.
Киләчәк булмый бит,
Үткәннәрне онытсаң.
Гузель Идрисова 17.06.2025 12:38 Заявить о нарушении