Судьба. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №225061800705
Эх, агач сыман яшисе иде,
Ул гомеркәен уздыра
Бер яшәреп, бер картаеп,
Ничек шулай булдыра?
Яшьлеген көтеп ала,
Нәни бөреләре күренә.
Яшел яфракка күмелер,
Ямьле яз килгәч, янә.
Җәй буена яшь агач
Бизи тирә – якны.
Көчле җил дә өзәлми
Яшәргә тырышкан яфракны.
Күңелсез көз якынлаша,
Ләкин бирешми агач.
Сокландыра әле һаман,
Каяндыр күп көч алгач.
Рәссам ашыга картинага
Агачны сурәтләп куярга.
Искиткеч матур инде,
Гүя манылган алтынга.
Ә шулай да язмыштан
Китеп булмый ерак.
Моңаеп, акрын гына,
Коела җиргә яфрак.
Тагын яз килер,
Тагын барсы кабатланыр.
Агач үзенең яшьлегенә
Кире әйләнеп кайтыр.
Гузель Идрисова 19.06.2025 11:35 Заявить о нарушении