Лучшие друзья - это семья. Стихи на татарском язык
Свидетельство о публикации №225062600689
Чәй кайнатам самавырда,
Алып чишмәдән сулар.
Сыйлыйм әле, чын күңелдән,
Бергә җыелсын дуслар.
Суларның төрлесе бар,
Иң тәмлесе – чишмәдә.
Авырлыклар куркытмый,
Гаиләң булса эргәдә.
Өстәлнең иң түрендә
Самавыр җырлап утыра.
Чынаякка тәмле чәйне
Мөлдерәмә тутыра.
Мәтрүшкә, кәрәзле бал,
Эх, безнең кәеф яхшы.
Эчкерсезлек, гадилек
Чын дуслыкның юлдашы.
Иң яхшы дуслар – гаилә,
Гаилә – ышанычлы терәк.
Якыннар исән булса,
Дөнья тагы да ямьлерәк.
Өй төзеп, агач утырткач,
Тусын нәни балалар.
Һәркемнең әйтәсе килсен:
“Мин бәхетле – гаиләм бар!”.
Гузель Идрисова 26.06.2025 11:13 Заявить о нарушении