Все дороги ведут в детство. Стихи на татарском язы
Свидетельство о публикации №225062700748
Кактус гел боек,
Чәнечкегә тулган йөзе.
Су сипмәсәң дә үсә,
Түзә, кая барсын үзе.
Чәчкәсе дә күренми,
Гөл шундый буламы?
Күңеле төшми бер нигә:
“Якын килмәгез, ярыймы?”.
Күп тәнкыйть сүзе
Бәләкәйдән ишетеп үсте.
Күрделәр тик җитешсезлек,
Бар да аны кимсетте.
Матур роза гөленең дә
Очлы энәләре бар.
Ләкин алар күренми,
Барсы аны яраталар.
Иркәләнеп кенә, ләззәттә
Үсте, кояшка карап.
Соклану, мактау сүзен
Ишетте ул бихисап.
Хәзер роза – королева,
Юк аңа тиңнәр.
Кайда мәхәббәт – шунда роза,
Бүләккә аны эзлиләр.
Кеше язмышы да шулай,
Башлана бала чактан.
Баланы дөрес тәрбиялик,
Үкенергә булмас азактан.
Гузель Идрисова 27.06.2025 11:41 Заявить о нарушении