Не сдавайся! Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №225063000919
Җил селкетә капканы,
Бер тегеләй этә, бер болай.
Бәйләнде бит мескенгә,
Исүеннән туктамас, бугай.
Җилнең кәефе юк,
Капкада ни гаеп бар?
Җил эзли көчсезләрне,
Куптарып, зур давыллар.
Имән бик озак яши,
Менә шундый тәкъдир.
Көчле җил җиңә алмый,
Димәк, имән – баһадир.
Тамырлар тирәнгә үткән,
Нык тора олы агач.
Газиз җирдән көч ала,
Көрәшеп, тәмам арыгач.
Кеше дә бирешми авырлыкка,
Ярдәмгә килә дога сүзе.
Кешене көчле итә
Мәрхәмәтле Ходай үзе.
Гузель Идрисова 30.06.2025 12:47 Заявить о нарушении