Большая любовь. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Зур мәхәббәт

Карлыган өлгергәндә
Җәйнең уртасы була.
Яратсаң, яратылсаң,
Күңелгә рәхәт була.

Карлыганның тәме ачы,
Шикәр кушсаң баллана.
Гади дуслыктан, кайчакта,
Зур мәхәббәт башлана.

Карлыганның була төрлесе,
Кызылы, агы, карасы.
Сөйгәнең белән килә
Җитәкләшеп барасы.

Карлыган хуш исле,
Чык кунган җимешенә.
Өзелеп яратсаң, кадерлең
Фәрештә булып күренә.

Урманда да карлыган,
Бакчада да карлыган.
Сөйгән ярын, әйтегезче,
Кем күреп туйган?

Карлыган үстерегез,
Файдасы күп, белегез.
Язмыш сынаулар җибәрсә,
Бирешмәгез, түзегез.

Гузель Идрисова   14.07.2025 11:42     Заявить о нарушении