Парлылар. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №225071500767
Чия тәлгәшләре парлы,
Агачы ялгыз булса да.
Бергә булгач, өзелмиләр,
Көчле давыл купса да.
Һич тә ялгыз түгел
Алмагачның алмасы.
Бер бөтенгә әйләнгән,
Кушылып ике яртысы.
Парлылар матур була,
Парлылар батыр була.
Парлылар сокландыра,
Йөрәккә шатлык тула.
Парлылар арасында яши
Пары булмаганнар.
Аларның нечкә күңелен
Эх, кем соң аңлар?
Ялгызга сүз әйтмәгез,
Күңеле боек болай да.
Ярый, бәйрәм булыр әле
Аның урамында да.
Гузель Идрисова 15.07.2025 11:28 Заявить о нарушении