Намус. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №225071600841
Кызлар егетне сайлый,
Карап кошелёгына.
Аларга ярлы кирәкми,
Кызыксындыра байлык кына.
Түрдә утырасы килә,
Королева булып кына.
Ир берүзе авыр йөкне
Тартсын әйдә, шым гына.
Матур киенеп, тәмле ашап,
Гел иркәләнеп кенә.
Рәхәт яшисе килә,
Кадерләп, үзен генә:
“Ир бит көчле зат,
Нәрсә булсын анарга.
Түзсен, тырышсын,
Барсын тик алга!”.
Кызларның бар төрлесе,
Һәркем яши үзенчә.
Тик, истән чыкмасын иде
Намус дигән төшенчә.
Гузель Идрисова 16.07.2025 12:46 Заявить о нарушении