Чистая душа. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Керсез күңел

Керсез күңел – чиста күңел,
Гел уйлый матур уйлар.
Акны кара дип әйтми,
Дөньяга елмаеп карар.

Саф чишмәнең суыдай,
Үтә күренеп тора.
Ничек дөрес яшәргә
Аңлатыр ул, тик сора.

Сүзләре гел акыллы,
Җырларында бар мәгънә.
Шатлана, көлә белә,
Гомер бит берәү генә.

Мәрхәмәтле, изгелекле,
Бар булмышы чын.
Аның колачы киң,
Сыйдыра ул барысын.

Эче тулы яктылык,
Нурлар сибелә галәмгә.
Җылылыгы җитәрлек
Һәрнәрсәгә, һәркемгә.

Мин теләр идем,
Менә шундый күңелгә
Яхшы хуҗа булырга,
Күңелле яшәргә бергә.

Гузель Идрисова   17.07.2025 12:13     Заявить о нарушении