Ялгыз яшэмэгез. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Ялгыз яшәмәгез

Ак чәчәккә күмелгән муел,
Җимеше күп булыр быел.
Чәчәген коймагыз, җилләр,
Шатлыгы бетсә, агач нишләр.

Ямьле май айларында
Янә яшәрә күңел.
Барсын яңадан башларга
Беркайчан да соң түгел.

Муел тәлгәшенә үреләм,
Өлгердеме икән җимеше.
Тулган айдай, дөнья бөтен,
Янда булса тормыш иптәше.

Ике учка муел өздем,
Бәхет тә тулы булсын.
Көчле җилләр, давыллар
Безне гел урап узсын.

Өйгә хуш ис тарала,
Муел бәлеше уңса.
Рәхәт, гомер көзендә
Сыйларга кешең булса.

Муел уңышын җыймасаң,
Тәлгәшендә шул килеш кибә.
Ялгыз яшәүләре күңелсез,
Ә йөрәк, нидер көтеп, тибә.

Гузель Идрисова   21.07.2025 11:34     Заявить о нарушении