Летнее озеро. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Җәйге күл

Күл буенда бәйрәм,
Бала – чага су керә.
Малайлар текә ярдан
Аска таба сикерә.

Бераз югалып торгач,
Кинәт өскә калкалар.
Су чәчрәтеп уйныйлар
Йөзә белмәгән кызлар.

Ике терсәккә таянып,
Кемдер тырыша янда.
Аяклар белән этәрә,
Янәсе, йөзә ул да.

Берәй шаян малай,
Кызларны куркытып,
Аяктан капыл тарта,
Астан йөзеп барып.

Кызлар чинаган тавышка
Куркып кача балыклар.
Суда йөгереп булмый,
Әмма тырыша кызлар.

Бар да чыр – чу килә,
Эх, нинди күңелле!
Су коенуы рәхәт,
Җәй бетмәс төсле.

Аптыраган бакалар
Ярга чыгып, утырган.
Бүген бит аларга
Күлдә урын калмаган.

Гузель Идрисова   25.07.2025 11:34     Заявить о нарушении