Тырыш урмэкуч. Стихи для детей на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Тырыш үрмәкүч

Челтәр бәйли үрмәкүч,
Бизәк уйлап чыгарып.
Әй, тырыша инде,
Бар дөньясын онытып.

Кояш күренми күктә,
Күптән караңгы төшкән.
Үрмәкүч һаман эшли,
Бүген йоклар микән?

Үзе бәләкәч кенә,
Каян ала көчне?
Кечкенәдән өйрәнгән,
Яратырга эшне.

Табигать безне өйрәтә,
Үрмәкүч, бәлки, үрнәктер.
Ялкаулык җиңә башласа,
Үрмәкүчне искә төшер.

Гузель Идрисова   28.07.2025 11:05     Заявить о нарушении