Куян ипие. Стихи для детей на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Куян ипие

Бер серле куян бар,
Урманда яши гел.
Каян мине белә икән,
Без бит таныш түгел?

Әти урманнан кайтты,
Күп печән чапкан.
Авыр булган эше,
Нык тирләгән, арыган.

Мине күтәрде, елмаеп,
Түш кесәсенә үрелде:
“Мә, улым, икмәк,
Куян сиңа җибәрде”.

Ипигә әти җылысы,
Урман исе күчкән.
Әтием кебек, куян да,
Бала ярата икән.

Гузель Идрисова   04.08.2025 12:07     Заявить о нарушении