Молодость - это счастье. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Яшь булу – бәхет

Рәхәт яшь булу,
Уйнап тора мускуллар.
Тән тиресе нәфис,
Күренми әле җыерчыклар.

Көтәдер сыман алда
Шатлыкка тулы еллар.
Бер дә бетмәс төсле,
Барасы озын юллар.

Тормыш башлана гына,
Әлегә барсы җиңел бирелә.
Баш эшли, шөкер,
Йөрәктә көч сизелә.

Аяклар йөгереп йөри,
Баскычтан сикереп менә.
Якыны да, ерагы да,
Күзгә яхшы күренә.

Яшь кеше булу
Үзе бер зур бәхет.
Бу дөньяда һәр нәрсә
Чагыштыруда беленә бит.

Әй, рәхәт яшь булу,
Гомернең иң шәп мәле,
Ә шулай да, күп сынаулар
Эх, үтәсе бар әле.

Бар өмет фәрештәңдә,
Сорарга кирәк алдан.
Җитәкләп, алып барсын
Дөрес, якты юлдан.

Гузель Идрисова   07.08.2025 11:53     Заявить о нарушении