Березовый край. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №225080700934
Дөньяда агачлар күп,
Мин каенга гашыйкмын.
Шигырь багышлар идем,
Жәл, Пушкин түгелмен.
Мизгелләр еш алмашына,
Каен, ашыгып, купшылана.
Тирә – якны ямьләп тора,
Күпләр аңа соклана.
Яшел күлмәге килешә,
Королева – кисә сарыны.
Хәтта ялангач калса да,
Матур зифа буе, сыны.
Көмеш күлмәге җемелди,
Ап – ак бәс кунган чакта.
Гүзәллеген һич югалтмый,
Бу агач аптырата.
Яшәр өчен урынны
Каен дөрес сайлаган.
Бездән яхшырак җирне
Ул бит тапмаган.
Яратам каеннарны,
Россиямны яратам.
Монда тудым, монда яшим,
Илем белән горурланам.
Гузель Идрисова 07.08.2025 11:50 Заявить о нарушении