Путешествие на поезде. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Поезда сәяхәт

Рәхәт поезда баруы,
Тәмлекәчләр ашыйсың.
Тәрәзәдән күзәтәсең
Табигать матурлыгын.

Әллә инде безнең белән
Йөгерә агачлар, таулар?
Урыныннан кузгалырга
Әзер хәтта авыллар.

Поезд тизлеген арттыра,
Алга таба җилдерә.
Тәгәрмәчләре безне
Тын гына тибрәлдерә.

Машинист йокламый,
Белә үз вазифасын.
Саклап кына йөретә,
Кадерле пассажирын.

Тәмле чәй исе
Вагонга таралган.
Мөлаем йөзле проводник
Безнең өчен тырышкан.

Әлдә поезд бар,
Якынайта ерак араны.
Инглиз Ричард Тревитик,
Уйлап чыгарган аны.

Поезда яшәгән мизгел
Үзе бер зур гомер.
Очраша, таныша,
Бәйрәм итә күңел.

Вакыт тиз үтте,
Кайтып җиттек, шикелле.
Вагоннан төшәсе килми,
Монда кызык, күңелле.

Поезд күздән югалганчы,
Кул болгап, калабыз.
Яшел утлар сезгә,
Хәүефсез булсын юлыгыз!

Гузель Идрисова   11.08.2025 11:58     Заявить о нарушении