Мин авыл кызы. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Мин – авыл кызы

Мин табигать баласы,
Мин бит авылда үстем.
Таңнар ничек атканын да,
Кояш баеганын да күрдем.

Ялан аяк тугайларда,
Киң кырларда йөредем.
Болыннарда җиләк җыйдым,
Иркенлек кадерен белдем.

Елгасында су кердем,
Керләр чайкадым шунда.
Балачагым үтеп китте
Гел күңелле уенда.

Яшеллек, саф һава,
Чиләкләп, су ташыдым.
Елмаеп, сәламли иде
Мине авылдашларым.

Авыл көтүе дә көттем,
Чират килеп җиткәндә.
Зур җаваплылык, малның
Югалтырга ярамый берсен дә.

Эш яратырга өйрәндем,
Авыл – яхшы мәктәп.
Бар нечкәлекләрен беләм,
Бетәрлек түгел сөйләп.

Авылда яшәве рәхәт,
Күп булса да эше.
Әлдә авылда туганмын,
Мин бәхетле кеше.

Гузель Идрисова   09.08.2025 11:47     Заявить о нарушении