Кызыл самосвал. Стихи для детей на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Кызыл самосвал

Туган көнем бүген,
Көн тик минеке.
Бар да мине котлый,
Кәеф шәп, күтәренке.

Кочаклап, яраталар,
Сыйпап куялар баштан.
Әй, рәхәт ихтибарның
Нәкъ үзәгендә булсаң.

Бүлмә бәйрәмчә бизәлгән,
Тортта өч шәм яна.
Үсте инде улыбыз дип,
Әти - әни шатлана.

Уенчык кызыл самосвал
Бүләк иттеләр.
Алар минем теләгемне
Кайдан белгәннәр?

Гузель Идрисова   12.08.2025 11:48     Заявить о нарушении