Ике яхшы дус. Стихи для детей на татарском языке
Свидетельство о публикации №225081200764
Алияның песие бар,
Ул аны нык ярата.
Өстенә юрган ябып,
Тибрәлтә дә йоклата.
Я, күтәреп йөретә,
Салып җылы кочагына.
Песи каршы түгел,
Ята шым гына.
Тәмле итеп, ашата,
Икәү куышып, уйнагач.
Тастымалга төреп куя,
Күбекле суда коендыргач.
Кечкенә хуҗасы әйбәт,
Сүз дә юк, песигә рәхәт.
Холыкы яхшы,шуңа
Ул күрә кадер – хөрмәт.
Гузель Идрисова 12.08.2025 11:50 Заявить о нарушении