Туй кэне. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Туй көне

Егет белән кыз
Очыра пар күгәрчен.
Яшьләр гаилә кора,
Иң бәхетле көн бүген.

Икесе бер якка карап,
Оча ак күгәрченнәр.
Нинди матур күренеш,
Алар да бәхетлеләр.

Күңелле музыка яңгырый,
Барсы шундый шат.
Егет кәләшен биергә
Чакыра кабат – кабат.

Ак күлмәкле кызга
Егет сокланып карый.
Бәхет кошын тоткан,
Хәзер ычкындырмый.

Туй тиз үтә,
Истәлек кала мәңгегә.
Гомер буе шатлыкта
Яшәргә язсын бергә.

Елмаеп, атсын таңнар,
Елмаеп, кояш баесын.
Ике гашыйк йөрәккә
Һәрчак унсигез булсын.

Гузель Идрисова   13.08.2025 11:50     Заявить о нарушении