Хатлар. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №225081400736
Ак кәгазьне тутырып,
Яз әле миңа хат.
Дулкынланып, укырмын,
Ачып, кабат, кабат.
Җавап хатлары язырмын,
Сагынып, көтеп алырсың.
Ашыгып, хат ачканда,
Мине генә уйларсың.
Коеп, яңгыр яуса да,
Булса да кар бураны.
Почтальон китерер,
Төгәл вакытта хатны.
Хат укуы рәхәт,
Күңелгә шатлык тула.
Анда бит һәр сүз
Язганчы, уйланыла.
Хатларыңны кадерләп,
Салырмын сандык төбенә.
Хәтирәләр яңартырбыз,
Кергәч гомер көзенә.
Гузель Идрисова 14.08.2025 11:55 Заявить о нарушении