Автобус. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №225081500799
Үәт, заман булган,
Юлда йөрүе авыр иде.
Әллә, автобус аз булган,
Әллә, кеше күп иде.
Автобус туктарга өлгерми,
Аңа һөҗүм итәбез.
Керергә теләк зур,
Кешеләрне этәрәбез.
Менә көрәш тәмам,
Ниһаять, син – пассажир.
Маңгайны сөртеп аласың,
Бәреп чыккан тир.
Кемдер транспорт баскычына
Сикереп менәргә өлгергән.
Димәк, ул кеше, тырышып,
Автобус артыннан йөгергән.
Ярты гәүдәсе эчтә,
Яртысы җилдә җилферди.
Иң мөһиме, ул да җилдерә,
Басып калмаган җирдә.
Бу искиткеч хәл – норма,
Беркемне аптыратмый,
Шофёр да, кешене җәлләп,
Машинасын туктатмый.
Автобус салонында
Алма төшәр җир юк.
Бәхетлеләр утырып бара,
Калганнарга урын юк.
Мичкәгә тыгызлап тутырган
Тозлы балыкны хәтерләтеп,
Бер аягыңда баскан килеш,
Эләгеп барасың, түзеп.
Егылмайсың, тотынмасаң да,
Йоклап алырга була хәтта.
Тик кесәгә тыгылмасыннар,
Анда бер сум акча ята!
Хәзер, көлеп кенә,
Искә алырга калды.
Автобуста өч кеше,
Әллә халык азайды?
Юк, хак кыйбатланды!
Гузель Идрисова 15.08.2025 11:35 Заявить о нарушении