Что скажет осень? Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №225090400884
Яратмасагыз да, янә киләм әле,
Тагын борчыйм әле үзегезне.
Җәйнең кадерен белерсез,
Күрсәгез моңсу көзне.
Минем вазифам шундый,
Көн дә яңгыр яудырам.
Салкын җилләр искәндә,
Ачы итеп сызгырам.
Агачлар тыйнак, ә мин
Өзеп ташлыйм яфракларны.
Әйтерсең урын җитешми,
Еракка куам кошларны.
Караңгы болытлар йөздереп,
Кояшны гел качырам.
Кайчак, давыл чыгарып,
Дөньяны пыр туздырам.
Урамнар бушап кала,
Хәтта эт өйдән чыкмый.
Караңгы тиз төшә,
Кәеф никтер яхшырмый.
Үзем усал күренсәм дә,
Нечкә минем күңелем.
Түзеп яшәгән өчен
Әбиләр җәе – сезге бүләгем.
Үпкәләмәгез инде миңа,
Төрлечә була холкым.
Мин бары тик мизгел,
Үзгәрә алмыйм, юк хакым.
Гузель Идрисова 04.09.2025 11:40 Заявить о нарушении