Магия слова. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Сүз – тылсым

Сүзнең була төрлесе,
Колакны иркәләгәне,
Уйламыйча әйтелеп,
Җанны өшеткәне.

Матуры, акыллысы
Яшисене китерә.
Кызыклысы, шаяны
Хәл беткәнче, көлдерә.

Эчке дөньябыз бай,
Анда сүзләр ята.
Китап күп укысаң,
Шул хазина арта.

Сүз – тылсым, сокландыра
Илаһи көче белән.
Ул безне сихерли,
Мәгънәсе аның тирән.

Корабльне ничек атасаң,
Шулай йөзеп китәчәк.
Димәк, кешегә дә исемне
Уйлап кушарга кирәк.

Илгә бәла килсә,
Җитә бер сүз: “Кирәк!”.
Тиз күтәрелә халык,
Ул – ышанычлы терәк.

Бөек Юлий Цезарь
Оста кулланган сүзне.
Шуңа ул һәрчак
Яулап алган җиңүне.

Кеше – иң бәхетле җан,
Чөнки сөйләшә ала.
Тел ачкычы бирәсең,
Рәхмәт сиңа, Алла!

Гузель Идрисова   09.09.2025 12:56     Заявить о нарушении