Знай цену слову. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №225091100807
Иләк аша үткәр
Әйтеләсе сүзеңне.
Ихтирамлы сөйләш,
Үпкәләтмә кешене.
Сүз безне көтмәгәндә
Бетереп ташлый.
Уктай, кадала,
Ул йөрәкне яралый.
Сүзнең көче зур,
Җиденче күккә мендерә.
Ялгыш сүз ычкындырсаң,
Егып та төшерә.
Сүз чыпчык түгел,
Кошны тотып була.
Бер тапкыр әйт,
Җиде кат уйла.
Хәтта табиб тәүдә
Дәвалый сүз белән.
Авиценна киңәше
Исендә тота икән.
Сүзнең кадерен бел,
Кулланма күпләп.
Нигә һава селкетергә,
Юк – барны сөйләп.
Мәгънәле, матур сүзләр
Булсын гомер юлдашың.
Аз сөйлә, күбрәк тыңла –
Акыл иясе булырсың.
Гузель Идрисова 11.09.2025 11:39 Заявить о нарушении