Музыка - ты прекрасна! Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Музыка – син гүзәл!

Сигез миллиард
Кеше яши дөньяда.
Безне берләштерә моң,
Аңа гашыйк барсы да.

Кемдер опера тыңлый,
Кемдер балет ярата.
Күңелле көй һәммәбезне
Биетә һәм җырлата.

О, музыка, син бөек,
Безне әсир итәсең.
О, музыка, син гүзәл,
Кәеф күтәрә беләсең.

Күзаллыйк, янәсе моң
Юкка чыккан, харап!
Җир шары әйләнмәс,
Кинәт калыр туктап.

Моңсыз, җырсыз яшәү
Күңелсез булыр бигрәк.
Җан бит сорый,
Ничек түзмәк кирәк?

Дөнья искиткеч матур,
Җырлый нечкә күңел.
Музыка, әлдә син бар,
Яшә безнең белән гел.

Гузель Идрисова   15.09.2025 13:22     Заявить о нарушении