Хэлен ничек, туганым? Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Хәлең ничек, туганым?

Тау белән тау очрашмый,
Моның ни кирәге бар,
Әйбәт, бер – берсен сагынып,
Күрешеп яшәсә туганнар.

Көнең ничек үтте,
Ни хәлдәсең, туган?
Дуслык сукмакларына
Кунмасын иде тузан.

Гел бергә булыйк,
Без бит якын кешеләр.
Җан тартмаса, кан тартыр,
Дип, белеп әйткәннәр.

Туганым әгәр борчылса,
Мин ныгырак көенәм.
Туганыма шатлык килсә,
Иң беренче сөенәм.

Бел, туганым, мин сиңа
Иң яхшы дус булырмын.
Кирәк чакта, әйтмәсәң дә,
Ярдәм кулы сузырмын.

Без әти – әнинең
Ике газиз баласы.
Без әти – әнинең
Ике матур алмасы.

Бала – ана дәвамы,
Аның йөрәк парәсе.
Әнине нык яратканга
Туганым да кадерле.

Гузель Идрисова   16.09.2025 11:53     Заявить о нарушении