Женское счастье. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №225091700795
Хатын – кыз бәхете
Ул чиксез мәхәббәт,
Яратсаң, яратылсаң
Күңелле, яшәү рәхәт.
Иңне иңгә терәп,
Күзәтсәң йолдызларны,
Йөрәк белән йөрәк
Серләшсә, тоеп назны.
Елмаю бүләк итәргә
Булса якын кешең.
Сөйгәнең сүзләреннән
Эреп китсә күңелең.
Менә кайда оҗмах,
Сихри әкиәт дөньясы.
Эх, алсу гөлдәй ачылып,
Килә чәчәк атасы.
Көчле зат – бакчачы,
Гүзәл зат – нәфис чәчәк,
Икесе дә тырышсалар,
Матур булыр киләчәк.
Гузель Идрисова 02.10.2025 12:02 Заявить о нарушении