Тулы гаилэ. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №225091900898
Бала теле ачыла
Иң матур сүзләр белән.
Әннә, әттә, димәк,
Гаиләсе тулы икән.
Яратканда, әни әйтә:
“Күз нурым, кояшкаем!”.
Елмаеп, әти кушыла:
“Шатлыгым һәм бәхетем!”.
Нинди матур сүзләр,
Гел килә ишетәсе!
Галәмдәге һәр баланың
Булсын әти – әнисе.
Гузель Идрисова 19.09.2025 12:04 Заявить о нарушении